news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кирәк

Шагыйрь Зиннур Мансуров Кырлайда Президентның иҗат интеллигенциясе белән очрашуында «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур ансамбль төзергә тәкъдим итте.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кушты.

Шагыйрь Зиннур Мансуров Кырлайда Президентның иҗат интеллигенциясе белән очрашуында «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур ансамбль төзергә тәкъдим итте.

Ул шушы һәйкәлне тасвирлап, Тукай үзе, шунда ук бер милли киемле ана, аның улы белән кызы, шигырь юлларын татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә, гарәп графикасында биреп, җырның ноталарын да күрсәтү күздә тотылганын әйтте. «QR-код та куйсак, 24 сәгать буе эшли торган һәйкәл булыр иде. Шунда чаралар уздырып булыр иде», — диде.

«Әйдәгез, конкурс уздырабыз. Һәйкәлне кем ничек күзаллый. Комиссия рәисе итеп Марат Әхмәтовны билгелибез. Урынын уйларга кирәк. Ул әйбәт әйбер булачак. Һәр милләткә ниндидер символ кирәк. фикерегез бик әйбәт», — дип хуплады Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100