Рөстәм Миңнеханов: Кая гына барсак та, Тукай белән горурланабыз

Президент Кырлайда Тукай музеенда иҗат әһелләре белән очрашты.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрьнең Арча районы Яңа Кырлай авылындагы музеенда иҗат зыялылары белән очрашты.

«Тукай барыбыз өчен дә күренекле шәхес. Кая гына барсак та, Тукай белән горурланабыз. Аны төрки илләрдә беләләр. Россия күләмендә, күп кенә өлкәләрдә, кая татар бар, бар җирдә дә беләләр. Милләтебез үсешендә Тукайның өлеше зур. Бүген Тукай премиясен дә тапшырабыз, бәйрәм дә уздырабыз. Һәйкәлләр янына да килдек», — диде Президент.

Ул Марат Әхмәтов рәислегендәге татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия зур эш алып баруын билгеләп үтте. «Мәктәпләр, районнар буенча татар телен чыгышларыбызда куллануда үзгәрешләр бар. Аппарат буенча да Әсгать Әхмәтович (Сәфәров — ТР Президент Аппараты җитәкчесе — Т-и. искәрмәсе) бу юнәлештә зур эш алып бара. Әлбәттә, башкарылган эш хәйран, ләкин җитәрлек күләмдә алып барыла дип уйламыйбыз. Шуңа җыелдык та», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул, шулай ук, очрашу алдыннан музей каршында Әтнә театры бик яхшы итеп әзерләнеп каршы алганнарын да искәртте. 

Очрашуда бертөркем иҗат әһелләре үзләрен борчыган сорау-тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында репортаж укый алачаксыз.