news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты

Чарада шулай ук Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган тантана Тукай скверында узды.

Чарада шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot