Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты коронавирус аркасында бер атнага барлык сәүдә үзәкләрен ябарга кушты
Казан сәүдә үзәкләрендә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләре искәрмә буларак эшләячәк.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казанда 28 марттан 5 апрельгә кадәр барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылачак, бары аларда урнашкан азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә эшләрен дәвам итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Сәүдә үзәкләрендә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә искәрмә булып тора, калганнары эшләмәячәк. Фуд-кортлар, сәүдә үзәкләренең күңел ачу системасы бу атнада үз эшчәнлеген туктата», — дип искәртте спикер.
Киләсе атна Россиядә эшләми торган дип игълан ителде. Хезмәт хакын саклап калу белән ял көннәре 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чара Covid-19 коронавирусның тиз таралуын булдырмый калыр өчен эшләнә.
«Бу бәйрәм көннәре түгел, бу республика халкының сәламәтлеген саклау мизгеле. Кешеләр күпләп була торган урыннарда инфекция таралуның мөмкин булган чыганакларын булдырмас өчен, учреждениеләр һәм предприятиеләр үз эшчәнлеген туктатырга тиеш», — дип өстәде ТР вице-премьеры.
Ул рестораторларга үз биналарында дезинфекция режимын булдыру, бер залда 20дән артык кеше утыртмау һәм эш сәгатьләрен чикләү йөкләмәсе белән аерым мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз