news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ICL хезмәткәрләре өчен төзелгән йортны карады

Яңа йортның беренче катындагы фатирлар арендалы торак буларак файдаланылачак.

Рөстәм Миңнеханов ICL хезмәткәрләре өчен төзелгән йортны карады
http://president.tatarstan.ru/

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылында ICL компанияләр төркеме хезмәткәрләре өчен төзелгән яңа күп фатирлы йортны карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентының эш сәфәре «ICL» компанияләре төркеме эшчәнлеге һәм Лаеш районында «Иннополис» махсус икътисади зонасын үстерү буенча киңәшмә үткәрү белән бәйле, диделәр матбугат хезмәтендә.

Йорт 57 фатирга исәпләнгән, барлык торак биналарда эшләр чиста башкарылган. Рөстәм Миңнехановка беренче каттагы фатирлар арендалы торак буларак файдаланылачак, ә калганнарын махсус бәядән ICL хезмәткәрләре сатып алачак, дип сөйләделәр.

Татарстан Президенты фатирларны карап чыкты һәм яңа фатирда яшәүчеләр белән аралашты. Аерым алганда, ул 2016 елдан бирле «ДжиДиСи Сервисез»да эшләүче Лилия һәм Рөстәм Сабитовлар янында булды. Гаилә башлыгы билгеләп үткәнчә, йорттан эш урынына җәяү йөрү мөмкин һәм бу юлга вакытны шактый экономияләргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ике яшьлек кызлары Нәфисәне тәрбияләүче Ландыш һәм Фаил Хуҗиннарда да булды. Яшь ата-ана кызлары үз үрнәгенә ияреп, техник һөнәр сайлар дип өметләнә. Ул «Айтишка» балалар бакчасына йөри инде, анда it-юнәлешкә аерым игътибар бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100