news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бизнеста банкротлар кимесә дә, бөлгенлеккә төшкән гражданнар артты

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, узган елның сентябреннән федераль үзәк банкротлык процедурасын гадиләштергән, хәзер гражданнарның бер өлеше аны судтан тыш тәртиптә уза ала.

Рөстәм Миңнеханов: Бизнеста банкротлар кимесә дә, бөлгенлеккә төшкән гражданнар артты
«Татар-информ» архивы

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2020 елда Россия Хөкүмәте тарафыннан күрелгән бизнеска ярдәм күрсәтү чаралары пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирде. Аерым алганда, Татарстанда оешмаларның бөлгенлеккә төшүе турындагы эшләр кимеде. Әмма гражданнарның банкротлыгына бәйле мәсьәлә әле һаман да кискен булып кала.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

«Россия Хөкүмәте тарафыннан кертелгән, әлеге категориядәге бурычлы затларга карата кредиторлар гаризасы нигезендә банкротлык буенча эш кузгатуны тыю бизнес өчен зур ярдәм булды. Әлеге карар оешмалар һәм шәхси эшкуарларның бөлгенлеккә төшүе турындагы эшләрнең саны кимүгә китерде, әмма шул ук вакытта гражданнарның банкротлыгына кагылышлы эшләр артты. Мондый гаризаларның елдан-ел күбәюе безне сагайта», — дип искәртте ТР Президенты.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елның сентябреннән федераль үзәк банкротлык процедурасын гадиләштергән, хәзер гражданнарның бер өлеше аны судтан тыш тәртиптә уза ала. Бу исә, үз чиратында, республика Арбитраж судының эшен киметергә тиеш.

Шунысын да искәртик: 2020 елда ТР Арбитраж судында банкротлык юнәлешендәге эшләрне тикшерүче судьяларга эш күләме бик нык арткан. ТР Президенты суд коллективына пандемия чорындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

«Пандемиягә бәйле катлаулы шартларда республика Арбитраж суды хөкемдарлары эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлек өлкәсендәге закон бозу очракларының суд тәртибендә яклануын тәэмин итте. Бу эшегез өчен сезгә бик зур рәхмәт», — диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100