news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Арбитраж суды беренчеләрдән булып медиация процедурасын гамәлгә кертте

Татарстан Президенты вазифаларын намус белән башкарган һәм бозылган хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклауда принципиаль булган хезмәткәрләргә рәхмәт әйтте.

Миңнеханов: Арбитраж суды беренчеләрдән булып медиация процедурасын гамәлгә кертте
https://tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелүче медиация процедурасын беренчеләрдән булып гамәлгә кертүен әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судының 2020 елгы эш йомгакларына багышланган киңәшмәдә катнашты. «Бәхәсне тыныч итеп җайга салу нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен һәм эшлекле аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Бәхәсләрне хәл итүнең әлеге коралын аны киң тарату өчен пропагандаларга кирәк», — диде ул.

Президент 2020 елның барыбыз өчен дә җиңел булмавын искәртте. Республикада федераль ярдәм аркасында санитар-эпидемиологик чикләүләрне кертүнең тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен җитди чаралар күрелде. Без, икътисадның кискен начараюын булдырмыйча, барлык дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә алдык, диде ул.

«Республиканың Арбитраж суды судьялары пандемия шартларында эшкуарлык һәм башка икътисади эшчәнлек өлкәсендә бозылган хокукларны суд тарафыннан яклауны тәэмин иттеләр. Бу эшегез өчен рәхмәт сезгә», — диде Президент.

Ул суд тәҗрибәсе иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, шул исәптән икътисади өлкәдә дә, формалаштыруга һәм үстерүгә зур йогынты ясавын искәртте. «Судларның хокукый нормаларны кулланудагы бердәмлеген тәэмин итү — эшкуарлык өлкәсендәге мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын һәм алдан фаразлануын тәэмин итү», — диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты Арбитраж суды хезмәткәрләренә вазифаларын намус белән башкарган һәм бозылган хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклауда принципиальлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген безнең алда яңа бурычлар тора, алар дәүләт хакимияте органнары һәм судьялар бергәлегенең алга таба конструктив эшен таләп итә. Барыгызга да бу юнәлештә уңышлар телим», — диде ул.

Соңыннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100