news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан интернаты укучыларына Карадениз имзасы куелган майка тапшырды

Бу мәктәпнең җыелма командасы үсешендә үзенчәлекләр булган балалар өчен Россия футбол турнирында өченче урынны алды.

Рөстәм Миңнеханов Казан интернаты укучыларына Карадениз имзасы куелган майка тапшырды
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 4нче интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә «Рубин» футбол клубының экс-капитаны Гекдениз Караденизның шәхси автографы куелган спорт майкасын тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген республика Президенты белән очрашу вакытында „Рубин“ футбол клубының элеккеге капитаны Гекдениз Карадениз аңа 61нче номерлы спорт майкасын бүләк итте. Рөстәм Нургалиевич сувенирны Казанның 4нче номерлы мәктәп-интернатына тапшырырга булды», — диде Лилия Галимова.

«Мәктәпнең җыелма командасы үсешендә үзенчәлекләре булган балалар өчен Россия футбол турнирында өченче урын алды. Егетләр майка аларның җыелма командасының талисманы булачак һәм беренче урын өчен көрәштә һичшиксез уңыш китерәчәк дип ышана», — диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

Гекдениз Карадениз — «Трабзонспор» (Төркия) һәм «Рубин» (Казан) клублары составында ярымсакчы позициясендә уйнаган төрек футболчысы. Ул 2008 елдан 2018 елга кадәр «Рубин» футбол клубы өчен чыгыш ясады. Команда белән бергә ул ике тапкыр Россия чемпионы булды, Россия Кубогын отты, шулай ук ике тапкыр Россия Суперкубогы иясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100