news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Карадениз белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышты

Легендар төрек футболчысы Татарстан Президентына шәхси автографлы спорт майкасын бүләк итте.

Миңнеханов Карадениз белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында «Рубин» футбол клубының элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Караденизны кабул итте. Яклар спорт яшәү рәвешен популярлаштыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Спортны, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, балалар спортына ярдәм итү һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышынды», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Очрашу вакытында Гекдениз Карадениз 61 номерлы спорт майкасында автограф калдырды һәм Рөстәм Миңнехановка бүләк итте. Татарстан Президенты Казанның 4нче мәктәп-интернатына сувенирны истәлекле бүләк сыйфатында тапшыруларын сорады.

Гекдениз Карадениз - «Трабзонспор» (Төркия) һәм «Рубин» (Казан) клублары составында ярымсакчы позициясендә уйнаган төрек футболчысы. Футболчы «Рубин» футбол клубы өчен 2008 елдан 2018 елга кадәр чыгыш ясады. Команда белән бергә ул ике тапкыр Россия чемпионы булды, Россия Кубогын отты, шулай ук ике тапкыр ил Суперкубогына ия булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100