news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты табибларга: Безне алмаштырып булыр, ә сезне алмаштыру кыен

«Ике ел шушы шартларда эшләү кыен, без күрәбез, матди яктан кызыксындыру бер хәл, ләкин эшләве авыр. Кызыл зонага бер тапкыр кереп кенә чыктык, эшләмәдек — җиңел түгел», — дип Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән табибларга рәхмәтен белдерде.

Татарстан Президенты табибларга: Безне алмаштырып булыр, ә сезне алмаштыру кыен
tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларга коронавирустан бик сакланырга киңәш итте. «Безне алмаштырып булыр, ә сезне алмаштыру кыен. Президентның Премьер-министры бар, аның урынбасарлары...ә табиблар кешеләр белән эшли», — диде ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында.

«Үзегезне саклагыз, омикрон штаммы тагы да тизрәк йога, диләр бит. Вакцинацияләнгән кешеләр арасында да авыручылар бар», — дип искәртте Президент. 

«Ике ел шушы шартларда эшләү кыен, без күрәбез, матди яктан кызыксындыру бер хәл, ләкин эшләве авыр. Кызыл зонага бер тапкыр кереп кенә чыктык, эшләмәдек — җиңел түгел», — дип Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән табибларга рәхмәтен белдерде.

«Тулаем алганда, сез оештырган эш нәтиҗәсендә, вазгыять тотрыклы», — диде ул. 

Президент ковидтан вакцинация 97 процент дәрәҗәдә үтәлгәнен әйтте. «Муниципалитетларга, сәламәтлек саклау системасына, „Татмедиа“га рәхмәт. Вакцинация ковидка юлыккан кешеләргә ярдәм итәчәк. Прививкалы кешеләрдә бу авыру йомшаграк уза», — дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100