news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безне үлем күрсәткечләре борчый

2020 ел белән чагыштырганда, Татарстанда үлем күрсәткече 11,5 процентка арткан һәм 1 мең кешегә 15,5 очрак тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов: Безне үлем күрсәткечләре борчый
tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 ел белән чагыштырганда, Татарстанда үлем күрсәткече 11,5 процентка арткан һәм 1 мең кешегә 15,5 очрак тәшкил итә. «Безне үлем күрсәткечләре борчый», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында.

«Россия һәм Идел буе округы фонында бездәге күрсәткечләр уңайрак, ләкин барыбер бу безнең саннар түгел. Шушы вазгыять шартларында планлы ярдәм, профилактика җитеп бетми, шуның нәтиҗәсен күрәбез», — диде Президент.

Татарстанда үлем дәрәҗәсе Идел буе округында иң түбән күрсәткеч, Россия субъектлары арасында Татарстан 23 нче урында, 2020 елда республика 32 нче урында булган.

Үлем очраклары исемлегендә беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора. Мондый авырулар 36,5 процент кешенең үлеменә сәбәпче булган. Икенче урында — коронавирус һәм ковидка охшаш авырулар (18,1 процент), өченче урында — яман шештән үлем (11,3 процент).

Республикада туу күрсәткечләре кимегән, 2021 елда, алдагы елга караганда, 662 балага кимрәк туган.

«Балалар туу күрсәткечләре кимүенең объектив сәбәпләре бар, кайда, нинди резервлар бар — карарга кирәк. Казанда яңа перинаталь үзәк төзү буенча карар кабул ителде», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100