news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты

Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде. Россия спорт министры Татарстан спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot