Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов һәм Айнур Тимерханов Болгар академиясенең үсеше турында сөйләште
Очрашуда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (2022 елда) әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре, Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары, вузның фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре турында сөйләште, диелә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Алар Рөстәм Миңнехановның Татарстан Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында агымдагы елда һәм аннан соңгы елларда булачак чаралар, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (2022 елда) әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре, башка вакыйгалар турында фикер алышты.
Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы Айнур Тимерханов 2021 елның 15 гыйнварында академияне гамәлгә куючылар советы утырышы нәтиҗәләре буенча (элек ул фәнни эшчәнлек буенча проректор вазифасында иде) югары уку йорты ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә академияне гамәлгә куючыларның берсе булып тора, Болгар ислам академиясе эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Югары уку йорты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз