news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: 2020 елда рекордлы санда спорт корылмалары төзелде

Татарстан Республикасы Премьер-министры «Спорт — тормыш нормасы» максатчан программасы кысаларында спорт объектларын төзүдә ярдәм иткән өчен федераль үзәккә рәхмәт белдерде.

Алексей Песошин: 2020 елда рекордлы санда спорт корылмалары төзелде
Владимир Васильев

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында илдә чикләү чараларын беренчеләрдән булып йомшарткан төбәкләрнең берсе булганлыгын әйте, республикада 2020 елда рекордлы санда спорт корылмалары төзелүен искәртте.

«Узган ел рекордлы санда спорт корылмалары төзелде — 406. Берничә объект „Спорт — тормыш нормасы“ федераль максатчан программасы кысаларында төзелде», — диде Песошин бүген Казанда узган ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.

Ул чарада катнашкан Россия спорт министры Олег Матыцинга һәм федераль хакимиятләргә рәхмәт белдерде.

«Пандемия һәм финанс кризисы аркасында 2020 ел безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле булды. Әмма Татарстан илдә чикләү чараларын беренче булып киметкән төбәкләрнең берсе булды, бу исә безнең халыкка югары казанышлар яулый торган спорт дәрәҗәсендә дә, массакүләм спортта да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәргә мөмкинлек бирде», — дип искәртте Песошин.

Аның сүзләренчә, ел безнең спортчылар өчен уңышлы булды. Волейболчылар — «Зенит-Казан» ир-атлар командасы һәм «Динамо-Ак Барс» хатын — кызлар командасы, чирәмдәге хоккей буенча «Динамо-Казан» һәм «Ак Барс-Динамо», «Синтез» ватерполо клубы, «Ак Барс» хоккей командалары безне якты җиңүләре белән сөендерде.

Бу ел башында «Дакар» ралли-марафонында «КАМАЗ-мастер» командасы югары планка бирде — абсолют җиңү лаеклы һәм ышанычлы булды. «Безнең спортчылар суга сикерү, спорт көрәше, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу һәм башка бик күп спорт төрләре буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте», — диде Песошин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100