news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты республика чыршысында балаларны Яңа ел белән котлады

Казанда Республика чыршысына 8 меңнән артык уку алдынгылары, олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр җыелды.

Татарстан Президенты республика чыршысында балаларны Яңа ел белән котлады
Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген «Татнефть Арена»да Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашында Республика Яңа ел чыршысы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларны Яңа ел белән котлады.

«Сезне Республика Яңа ел чыршысында чын күңелдән сәламлим. 2019 ел - WorldSkills чемпионаты елы һәм Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Илкүләм җыелма команданың җиңүенә республикабыздан катнашучылар зур өлеш кертте, алар янында һәрвакыт ата-аналар, педагог-остазлар һәм волонтерлар булды. Россиядә Театр елы тәмамланды, аның кысаларында Татарстанда кызыклы, креатив театр проектлары гамәлгә ашырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов, залда җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла, 400дән артык яшьләр учреждениесе һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары эшли. Киләсе ел чараларга бай булыр дип көтелә.

«Без бергә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан лаеклы рәвештә тантаналы чаралар уздырырга тиеш. Бүген без күп күрсәткечләр буенча Россиядә лидер булып торабыз. Төрле тармакларда зур проектларны кыю рәвештә гамәлгә ашырабыз. Без Татарстанның киләчәгенә ышанабыз, кадерле балалар, сезгә ышанабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү мөһим һәм әһәмиятле вакыйга булачагын искәртте. Ул балаларга үз-үзләренә ышануларын, үз алларына зур максатлар куюларын һәм кыю рәвештә аларга ирешүләрен теләде. Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм укучыларга укуларында һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде.

Быел республика чыршысы өчен авторлык сюжеты һәм музыкасы белән уникаль Боз әкияте - «Яшерен шәһәрне эзләү» мюзиклы әзерләнгән. Сәхнәдә әкият персонажлары һәм татар мәдәнияте легендалары гына түгел, көтелмәгән геройлар да барлыкка килде, тамаша Казан урамнарында барды. «Татнефть Арена» әкияти сюжет проекты өчен зур экранга әверелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100