news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов вертолетта очарга теләгән Әмирханның хыялын тормышка ашырды

Татарстан Президенты традицион «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов вертолетта очарга теләгән Әмирханның хыялын тормышка ашырды
twitter.com/RusMinnikhanov

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның вертолетта очарга теләгән хыялын тормышка ашырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очыш алдыннан малай вертолетны әйләнеп чыга һәм аның тышлыгын да тотып карый. Очу мизгеле сурәтләнгән һава судносы салоныннан фотоны Рөстәм Миңнеханов үз Twitter'ында куйды.

Республика җитәкчесе малайның хыялын инде традицион булган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып тормышка ашырды.

Быел Татарстанда «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты белән оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путин да кушылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100