news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сечин Путинга яңа проект өчен 6 мең КАМАЗ сатып алырга әзерлеге турында әйтте

Россия Президенты «Роснефть» башлыгы белән сөйләшүләр уздырды.

Сечин Путинга яңа проект өчен 6 мең КАМАЗ сатып алырга әзерлеге турында әйтте
http://www.kremlin.ru

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). «Роснефть» компаниясе Татарстанда «КАМАЗ» ГАҖ җитештергән 6 мең тирәсе йөк машинасы һәм махсус техника сатып алачак. Автомобильләр Красноярск краеның төньягында яңа ятмаларны эшкәртү өчен нефтьчеләргә кирәк. Бу хакта «Роснефть» башлыгы Игорь Сечин РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без „Камаз“ белән өстәмә техника тәэмин ителеше буенча озак сроклы контактны озайтабыз. Беренче этапта сүз 2,5 мең берәмлек автотехника, махсус техника, кран турында бара. Алга таба гомуми күләм 6 мең машинага кадәр артырга мөмкин», - диде Сечин.

«Роснефть» башлыгы аңлатып үткәнчә, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин белән тәэмин итү турында фикер алышканнар инде. Татарстан белгечләре махсус сервис үзәкләрен оештыру буенча барлык мәсьәләләрне дә үз өстенә алган. «КАМАЗ» безнең хезмәт урыннарында үз техникасы эшен алып барачак», — дип искәртте ул.

Очрашуда әйтелгәнчә, «Роснефть»кә автотехника «Восток Ойл» проектын гамәлгә ашыру өчен кирәк. Красноярск краеның төньягында яңа ятмалар эшкәртелә. Шулай ук  алга таба нефтьне Төньяк диңгез юлы буйлап ташу мөмкинлеге күздә тотыла.

 Сечин проектны гамәлгә ашыру өчен 100тирәсе  бораулау җайланмасын кайтартуга контракт төзелүе, боз класслы 10 танкерга заказ бирелүе турында сөйләде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100