news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин төбәкләргә кичләрен кафелар эшен һәм чаралар үткәрүне чикләргә кушты

Моннан тыш, 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы биналары, төнге клублар, кинотеатрлар һәм башка җәмәгать урыннары эшен тулысынча туктатырга тәкъдим ителә.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин, коронавирус таралуга бәйле хәл начарлану сәбәпле, кичке вакытта күңел ачу чараларын үткәрүне чикләргә, шулай ук 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүне тыярга кушты. Бу дәүләт башлыгының Кремль сайтында бастырылган йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелгән.

«Россия Федерациясе субъектлары җитәкче вазифаи затларына <…> тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне тыюны кертүне һәм кичке һәм төнге сәгатьләрдә җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүне чикләүне тәкъдим итәргә», — диелә документта. 

Төбәк җитәкчеләренә тәкъдимнәрнең үтәлеше турында 15 ноябрьгә кадәр хисап тотарга кирәк. Аннары алар вазгыять турында ай саен хисап тотарга тиеш булачак.

Моннан тыш, 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы биналары, төнге клублар, кинотеатрлар һәм башка җәмәгать урыннары эше тулысынча туктатылырга тиеш.

«Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затларына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән хезмәттәшлектә барлык чикләү чараларының, шул исәптән <…> тамаша-күңел ачу чараларын уздыруга һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүгә 23.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр тыюны кертү үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтүне тәэмин итәргә», — диелә йөкләмә текстында.

Төбәк хакимияте һәм Роспотребнадзор җитәкчелеге әлеге йөкләмәнең үтәлеше турында 30 ноябрьгә кадәр хәбәр итәргә һәм соңыннан ай саен хисап тотарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100