Васил Шәйхразиев рәсми рәвештә Чаллы шәһәре мэры вазифасын үтәргә кереште

Васил Шәйхразиевны беренчеләрдән булып “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин котлады

(Чаллы, 25 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллының “КАМАЗ” Мәдәният сараенда 15 октябрьдә шәһәр Советының беренче сессиясендә сайланган Васил Шәйхразиев тантаналы шартларда ант бирде һәм рәсми рәвештә шәһәре мэры вазифасын үтәргә кереште.
Тантанада “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Дәүләт Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр җәмәгатьчелеге, дини конфессия вәкилләре, Чаллы каласы предприятие-оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Васил Шәйхразиевны беренчеләрдән булып “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин котлады. Ул шәһәрнең яңа мэрның барлык башлангычларын хуплаячагына ышаныч белдерде.
Чаллы шәһәре мэры беренче тапкыр ант текстын ике дәүләт телендә укып, үз вазифасына кереште. Шуннан соң Васил Шәйхразиев халык алдында җавап сүзе белән чыгыш ясады: “Без бу елларда күп нәрсәгә ирештек. Икътисади кризиска карамастан, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә без шәһәр икътисадының киләчәк үсеше өчен ныклы нигез булдырдык. Күп нәрсә эшләнде. Чаллы халкының киләчәк тормышын мөмкин кадәр уңайлы, тотрыклы һәм имин итү өчен безнең алда тагын да күбрәк эшләр башкару бурычы тора. Моның өчен безгә шәһәрнең барлык хуҗалык эшчәнлеге өлкәләренә инновацион алымнар кертүгә, сәнәгать комплексын модернизацияләүгә ирешү кирәк”.
Шәһәр мэрының сүзләренә караганда, Чаллының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, яңа торак микрорайоннарын үзләштерү, ипотека төзелеше программасын гамәлгә ашыру, яшь гаиләләрне торак һәм балалар бакчалары белән тәэмин итү, торак фондын капиталь ремонтлау, юллар төзү, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, белем бирүнең сыйфатын арттыру, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү һәм шәһәр тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән башка социаль әһәмияткә ия чараларга аерым игътибар бирү зарур.
Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразиев икенче чакырылыш шәһәр Советының беренче сессиясендә яшерен тавыш бирү юлы белән шәһәр мэры итеп сайланды. Анда барлыгы 44 депутат катнашты. 39 депутат Васил Шәйхразиев кандидатурасын хуплады, 4 се каршы булды, 1 бюллетень яраксыз дип табылды.
Чаллыда 10 октябрьдә узган сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе күпчелек мандатка ия булды, аны тавыш бирүчеләрнең 68 проценты хуплады. Чаллы сайлаучыларының 16,57 проценты – КПРФ, 5,92 проценты – “Гадел Россия” һәм 5,84 проценты ЛДПР партиясен яклап тавыш бирде.