Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Закон чыгарганда профсоюзлар - парламентның алыштыргысыз партнеры
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда профсоюз хәрәкәтенең 115 еллыгы уңаеннан телемарафонда катнашты.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика профсоюз хезмәткәрләрен Татарстанда профсоюз хәрәкәтенең 115 еллыгы белән котлады. Ул законнар чыгарган вакытта профсоюзларының парламентның алыштыргысыз партнеры булуын искәртте. Бу турыда ул «Татарстан-24» каналында телемарафон вакытында әйтте. Дәүләт Советының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
«Бер гасыр элек зур булмаган тармак берләшмәләре нигезендә оештырылган Татарстанның профсоюз хәрәкәте республика белән бергә аякка басуның һәм үсешнең барлык этаплары узды. Заманча гражданлык җәмгыятенең мөһим институты буларак һәм гражданнар мәнфәгатьләрен тәкъдим итү буенча киң вәкаләтләргә ия булган профсоюз оешмалары хезмәт хакын күтәрүгә, хезмәт һәм ял шартларын яхшыртуга, социаль-хезмәт хокукларын яклауга бәйле мәсьәләләрне актив хәл итә», — диде ул.
Парламент җитәкчесе фикеренчә, Татарстан профсоюзлары эш бирүчеләр, аларның ассоциациясе һәм дәүләт белән — коллектив килешүләр, социаль партнерлык һәм теләктәшлек системасы аша конфликтсыз, конструктив хезмәттәшлек моделен таба һәм эшли алды.
«Татарстан профсоюзлар федерациясе законнар эшләү процессында парламентның алыштыргысыз партнеры, социаль-икътисади үсешнең мөһим программаларын кабул иткәндә профсоюзларның тавышы зур әһәмияткә ия», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм иҗтимагый оешманың барлык әгъзаларына сәламәтлек, оптимизм һәм алга таба да Татарстанны үстерүдә эшләренә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз