Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов губернаторларның тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты
ТР Президентының позицияләре ныгуына, аерым алганда, биредәге элиталарның теләктәшлеге дә ярдәм итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыкларының тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты. Рейтинг «Минченко Консалтинг» коммуникация холдингы аналитиклары тарафыннан төзелгән.
ТР Президенты быел сайлауда катнашачак җитәкче-инкумбентлар арасында әйдәп бара. Икенче урында — Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, өченчедә — Тамбов өлкәсе башлыгы Александр Никитин.
«Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның ярдәме һәм җирле элита сафларында компромисска ирешү хисабына үз позицияләрен сизелерлек ныгытты», — дип искәртте экспертлар.
Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, республикада «элиталар һәм халык фикерен хуплауда чатаклык» күзәтелми.
Моннан тыш, сәясәт белгечләре Татарстанның төбәк IT-индустрия лидеры буларак илкүләм цифрлаштыруга кушылуы «Миңнеханов — Хөснуллин (РФ Хөкүмәте вице-премьеры — Т-и иск.) — Мишустин (Россия Премьер-министры — Т-и иск.) ресурс элитаара чылбырын формалаштыруына» да игътибар юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз