news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Россиядә Haier башлыгы Чаллыдагы индустриаль парк турында фикер алышты

Яклар Haier индустриаль паркы хезмәткәрләре өчен социаль өлкә объектларын төзү турында сөйләште.

Миңнеханов һәм Россиядә Haier башлыгы Чаллыдагы индустриаль парк турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

«Очрашу барышында яклар Чаллыда Haier индустриаль паркын үстерү мәсьәләләре, шул исәптән хезмәткәрләр өчен социаль өлкә объектларын төзү, шулай ук цифрлы җитештерү технологияләрен үстерү турында фикер алышты», — диелә хәбәрдә.

  • 2019 елның августында Яр Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier «акыллы завод»ы ачылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100