Рөстәм Миңнеханов Баулы районында балалар бакчасы ачты

Рөстәм Миңнеханов Фәнис Яруллин музеенда һәм полициянең участок вәкаләтлесе хезмәткәре торагында булды

 (Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эшлекле сәфәргә килде. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин озатып йөрде.

Бүген Кызыл Яр авылында Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасы ачты, Фәнис Яруллин музеенда һәм полициянең участок вәкаләтлесе хезмәткәре торагында булды. “Каенкай” дигән исемдәге яңа балалар бакчасы 50 кешелек һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү буенча республика программасы буенча ачылды.

Балалар бакчасын ачу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республикада яхшырып килүче демографик торыш яңа мәктәпкәчә учреждениеләр төзүне таләп итә. “Агымдагы елда гына республикада без тагын 56 балалар бакчасы төзиячәкбез, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Мәгариф – уңышлы киләчәк нигезе, шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге алга таба да балаларга шартлар тудырачак”.

Мәртәбәле кунаклар балалар бакчасын карадылар, анда тәрбияләнүче балалар белән сөйләштеләр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Кызыл Ярда туган атаклы татар шагыйре Фәнис Яруллин музеенда булды. Биредә район башлыгы Альберт Хәбибуллин Рөстәм Миңнехановка Баулы үзәгендә шагыйрьгә һәйкәл кую планнары турында хәбәр итте. А.Хәбибуллин сүзләренчә, бу эштә “Татнефть” гендиректоры Наил Маганов ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Шуннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл Ярдагы полициянең участок вәкаләтлесе хезмәткәре торагында булды, ул терәк пункт белән берләштерелгән.

Баулы мәдәният йортында Рөстәм Миңнеханов районның хуҗалыклар күргәзмәсе белән танышты, фермерлар белән аралашты. Биредә Татарстан Президенты Баулының атаклы ветераннарының берсе җиңел атлетика һәм чаңгы узышлары буенча спорт мастеры Василий Матвеев белән очрашты. Ветеран Рөстәм Миңнехановка үзенең актив спорт эшчәнлеге турында сөйләде, бүләкләрен күрсәтте, Татарстан Президенты, үз чиратында, Василий Матвеевка озын гомер һәм  спортта яңа казанышлар теләде.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Баулы районы активы белән очрашуда катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.