news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республика энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

1931 елның 25 июнендә «Татэнерго» оешмасына нигез салынган.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Энергетика тармагын үстерү — Татарстанның икътисади һәм социаль үсеше нигезе. Әлеге тармак хезмәткәрләренең максаты — республика кулланучыларын электр белән тәэмин итүдә ышаныч һәм конкурентлык, сәнәгать җитештерүендә ирешелгән темпларны саклау. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың энергетика тармагы хезмәтчәннәрен котлавында әйтелә.

«Нәкъ 90 ел элек, 1931 елның 25 июнендә Татар АССРының „Татэнерго“ дәүләт электр станцияләренең район идарәсен булдыру турында боерык имзалана. Бу безнең республикадагы зур энергетикасы тарихының башлангыч датасы», — диде Татарстан Президенты. 

Тармакның киләчәккә планнары — энергия куәтен модернизацияләү, шулай ук Татарстандагы кулланучыларны энергия белән тәэмин итүдә ышанычлы, бәйсез һәм конкурентлыкка сәләтле булу, Татарстанда сәнәгать җитештерүендә ирешелгән үсеш темпларын саклау. 2020 елда — ТАССРның 100 еллыгында Зәй ГРЭСында яңа ПГУ-850 МВт энергия блогын төзү башланды.

«Татэнерго» алдында катлаулы бурычлар тора — энергетика базарында алдынгы позицияләрне яулау, ышанычлы партнер булу һәм клиентларның югары таләпләренә җавап бирү. Чөнки «республиканың икътисади һәм социаль үсеше энергетика тармагы үсешеннән башка була алмый», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты «Татэнерго» ветераннарын һәм эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул республика энергетикларына сәламәтлек һәм уңыш теләде.

«Сезнең алда катлаулы бурычлар тора, алар һәммәгездән көч һәм осталык таләп итә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100