news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Марат Хөснуллинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары бүләкнең аның өчен көтелмәгән булуын әйтте.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән өлеше, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышлары өчен бүләкләнде. Ул бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итте.

«Рәхмәт! Бик көтмәгәндә һәм күңелле. Татарстанга хезмәт итәм!» — диде Хөснуллин.

Шулай ук медальләр белән РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, «Дигинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, хезмәт ветераннары бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, «ТАССР төзелүгә 100 ел» беренче медале белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100