news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Кремльгә якын участокта тавыш бирде

Татарстан Президенты тавыш бирү участокларында Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде.

Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Кремльгә якын участокта тавыш бирде
tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасындагы участокта тавыш бирде.

«Президент Роспотребнадзор таләпләре буенча эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Аңа бинаны даими дезинфекцияләп тору, дистанция саклау һәм битлек-перчатка киеп йөрү режимы турында сөйләделәр. Ул барлык саклану чараларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте», — диде Лилия Галимова.

Искәртеп үтик, республика Президенты татарстанлыларга мөрәҗәгатендә республикада федераль үзәк һәм шәхсән РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән масштаблы программалар гамәлгә ашырылуын әйтте. Бүген Татарстан күп күрсәткечләр буенча алдынгы төбәк. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү булган казанышларны ныгыта. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарның һәркемгә дә үтемле һәм сыйфатлы медицина ярдәмен, социаль яклануын тәэмин итү өлешендә төзәтмәләр зур әһәмияткә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100