news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин: Төзелештә ГОСТ һәм СНИПларның өчтән бере тәкъдим итү характерында булачак

РФ Вице-премьеры Казанда Татарстанның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстанның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Хөснуллин федераль дәрәҗәдә әзерләнгән һәм төзелеш тармагына кагылышлы берничә карар турында сөйләде. Алар административ киртәләрне киметүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, ГОСТ һәм СНИПларның 30 проценты тәкъдим итү характерында булачак. РФ Вице-премьеры шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның ташламалы ипотека кредитларын арттыру турында карар кабул итүен искә төшерде.

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтте Хөснуллин.

Аның сүзләренә караганда, «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара автомобиль юлы проекты — өстенлекле проектларның берсе. Проектның бер участогы Мәскәү — Түбән Новгород — Казан (М12) тиз йөрешле трассасы булачак. Трасса өчен юл инфраструктурасы төзелеше 2024 елга кадәр «Магистраль транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы»на кертелгән.

Рөстәм Миңнеханов РФ вице-премьерына проектка ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аның кысаларында инде зур күләмле эшләр башкарылганын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100