news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда XVI «Державин укулары» конференциясендә катнашучыларны сәламләде

Президент Татарстанның динамик рәвештә үсеш кичерә торган төбәкләреннән берсе икәнлеген, республикада зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яшәү дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте.

Миңнеханов Казанда XVI «Державин укулары» конференциясендә катнашучыларны сәламләде

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда XVI «Державин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең рәсми ачылышы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Татарстанда, мәшһүр дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның Ватанында конференциядә катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Без Россиядәге иң борынгы югары уку йортларының берсендә — Казан федераль университетында — Бөтенроссия юстиция университеты белән бергәләп „Державин укулары“ конференциясен үткәрергә җыелдык. Әлеге конференция алга таба уңышлы фәнни эшчәнлек алып бару өчен этәргеч бирер дип ышанам», — диде республика Президенты.

Ул Татарстанның динамик рәвештә үсеш кичерә торган төбәкләреннән берсе икәнлеген, республикада зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яшәү дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте. Биредә фәнни һәм закон чыгару эшчәнлеге зур роль уйный.

«Татарстанда тулы бер закон чыгару базасы формалаштырылган, ул хакимияттәге барлык тармакларның нәтиҗәле эшләвенә нигез булып тора. Шул ук вакытта, республика үсешенең күп милләтле һәм күп конфессияле характеры да исәпкә алына», — дип өстәде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100