news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруны киметү альтернативасы булмавы турында белдерде

Татарстан Президенты кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән тармак проблемалары турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруны киметү альтернативасы булмавы турында белдерде
tatarstan.ru

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Нефтькә ихтыяҗ кискен кимү шартларында нефть чыгаруны киметүнең альтернативалы юлы юк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кече нефть компанияләре башлыклары белән очрашуда шул турыда белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов 2020 елның I кварталында нефть базарына Covid-19 коронавирус пандемиясе нәтиҗәләре һәм «ОПЕК+» оешмасы белән алыш-бирешне туктату тискәре йогынты ясавын билгеләп үтте. Март аенда Urals Россия нефтенең бәясе бер баррель өчен 29 доллар тәшкил итте, ул бер ел элек булган күрсәткечтән 2,3 тапкыр кимрәк. Апрель аенда ул бер баррель өчен 18 долларга кадәр кимегән – бу узган елның шушы вакытына караганда дүрт тапкыр кимрәк.

«Шуңа бәйле рәвештә, керемнәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда объектив кимеде», – дип белдерде ТР Президенты. Ул коронавирус пандемиясе нефть-газ секторына гына түгел, ә бәлки тулаем икътисади активлыкка да тискәре йогынты ясый, дип өстәде.

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов I квартал нәтиҗәләре буенча республикада уңай динамика саклануына игътибар итте.

«Безнең икътисад локомотивы - нефть сәнәгате. Бу тармакта катлаулы хәл килеп чыкты. Ил җитәкчелеге бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Бүген күпмедер тотрыклылану бара, шул исәптән нефть чыгаруны кыскарту хисабына. Әмма башка юл юк», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100