news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына кешеләргә активрак ярдәм итәргә кушты

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, республика ярдәменә өстәп, муниципаль дәрәҗәдә өстәмә рәвештә ярдәм итү алымнарын гамәлгә ашырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына кешеләргә активрак ярдәм итәргә кушты
http://tatarstan.ru/

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион киңәшмәдә муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ул мохтаҗ кешеләргә район дәрәҗәсендә ярдәм итүдә күбрәк алымнар кулланырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген азык-төлек продуктлары сатып алу мөмкинлеге булмаган гаиләләр бар. Шуңа күрә республика штабының нинди дә булса карарлар бирүен көтәргә кирәкми. Сез бит район һәм шәһәр дәрәҗәсендә мохтаҗ булган һәркемне беләсез», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Бу безнең эш. Безнең кешеләр», — диде ТР Президенты. Ул республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган проект нигезендә мохтаҗ 55 мең татарстанлыга азык-төлек җыелмасы бирү турында искә төшерде.

«<…> безнең һәр территориядә хакимият башлыгы бар, аның командасы бар. Һәркайсына бу эшкә керешергә, ярдәм алымнарын табарга, инициатива күрсәтергә кирәк», — диде ул, муниципаль берәмлек җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100