news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында «Вакыт тасмасы. Мәдәният» күргәзмәсен карады

Күргәзмәдә XIV гасырга караган Коръәннең факсимилесы, урта гасыр Болгар дәүләте күренешләре урын алган графика, Кәгъбәне каплаучы кисвә кисәге һәм башкалар бар.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Мәдәният хезмәткәрләре көнендә ТР Милли музее ТР Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы өчен «Вакыт Тасмасы. Мәдәният» дигән күргәзмә проектын тәкъдим итте.

Бүген экспозиция белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты, аны Казан мэры Илсур Метшин һәм Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская озатып йөрде. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә республика Милли музеенда саклана торган, 2022 елда мәдәният өлкәсендәге әһәмиятле вакыйгаларны (Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең — 1100 ел һәм Петр Беренченең тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү) чагылдыра торган экспонатлар урын алган.

Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына XIV гасырга караган Коръәннең факсимилесы, урта гасыр Болгар дәүләте күренешләре урын алган графика, Кәгъбәне каплаучы кисвә кисәге, Ак пулатның тәүге сурәтләреннән берсе — Василий Турин 1832 елда иҗат иткән картинаның офорты тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә шулай ук татар мәдәният эшлеклеләренең шәхси әйберләрен дә (Тукайның «Шүрәле» поэмасына ясалган рәсем, Салих Сәйдәшевнең дирижер таякчыгы, Рөстәм Яхин һәм Сибгат Хәкимнең кулъязмалары, Фәйзулла Туишевның костюмы һәм гармуннары) күрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100