news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ заводына оператив штаб утырышына килде

Татарстан Президенты предприятиегә килүгә завод хезмәткәрләре белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ заводына оператив штаб утырышына килде
архив/tatarstan.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ предприятиесенә килде. Бүген биредә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабның утырышы узачак. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты предприятиегә килүгә эшчеләр белән аралашты һәм эш барышы белән кызыксынды.

«100 процент эш бара, барысы да эшли!» — дип сөйләде предприятие хезмәткәрләре.

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында медицина битлекләре тегү өчен кулланыла торган полипропилен тукылмаган материал җитештерелә торган оешмада булды.


news_right_1
news_right_2
news_bot