news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин коронавирус белән бәйле рәвештә россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак

Телетрансляция Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгать тирәсендә башлана.

Путин коронавирус белән бәйле рәвештә россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак
http://kremlin.ru/

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә озакламый Россия гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Бүген Президент графигында үзгәрешләр булды: ул Санкт-Петербургка бармады һәм Мәскәүдә калды. Хәзерге вакытта ул эшли һәм гражданнарга мөрәҗәгать текстын озакламый төгәлләячәк», - диде Песков.

Матбугат секретаре сүзләренә караганда, ихтыяҗ «эпидемиология вазгыяте буенча кичәге Хөкүмәт, Үзәк Банк, Президент администрациясе җитәкчелеге белән ил гражданнарына һәм икътисадына ярдәм итү мәсьәләләре буенча күп сәгатьлек киңәшмәдән соң» барлыкка килгән.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 20 төбәктә коронавирус инфекциясенең яңа 163 очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә илдә коронавирус инфекцияле 658 очрак теркәлгән.

Соңгы тәүлек эчендә Мәскәүдә биш кеше сәламәтләнеп хастаханәдән чыккан. Шулай ук Түбән Новгород өлкәсендә бер кеше һәм Калининград өлкәсендә бер кеше терелеп чыккан. Авыру таралган вакыт эчендә Россия буенча 29 кеше савыгып хастаханәдән чыгарылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100