Марат Бәширов: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан икътисады зур үсеш алды

Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 25 мартында Татарстан Президенты вазифасына кереште.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Рөстәм Миңнеханов ун ел дәвамында Президент вазифасын башкарганда Татарстан икътисады зур үсеш алды. Россия политологы, «Политджойстик» телеграм-каналы авторы Марат Бәширов «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикер әйтте.

«Ул президентлык иткән чорда, иң мөһиме, Татарстан икътисадын күтәрүгә иреште. Икенчесе — ул күп милләтлелек рухын саклау. Һәр милләт үз мәдәниятен һәм милли традицияләрен, телен саклый, ә бер-берсе белән тату яши», — диде ул.

Марат Бәширов соңгы елларда узган халыкара вакыйгалар нәтиҗәсендә дә Казанның үзгәрүен әйтте.

«Бу шәһәрдә узган халыкара чаралар оештыру һәм уңайлыклар тудыру буенча югары бәя алды. Бүген Казан Россиянең уңайлыклар тудырылган алдынгы шәһәрләренең берсе», — диде эксперт.

Рөстәм Миңнеханов «киләчәккә карый» һәм республикада инновацион юнәлешләр үсеше өчен күп көч куя.

«Ул үстерергә ярдәм иткән инновацион юнәлешләр 5-10 елдан соң республика икътисадын тагын да тотрыклы итәчәк, бүген һәм иртәгә файдалы булачак нәрсәләр белән шөгыльләнергә омтылган кешеләр өчен дә тотрыклылык булдырачак», — диде спикер.