Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип Галимәрданов белән очрашты

ТР Дәүләт Киңәшчесе 87 яшьлек ветеранга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медален тапшырды

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип Галимәрданов белән очрашты.

ТР Дәүләт Киңәшчесе 87 яшьлек ветеранны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медален тапшырды.

Нәҗип Галимәрданов 18 яшьтә сугышка киткән, 1944 елда Германия белән чиктә артиллерия гаскәрендә көрәшкән. 1945 елның язында аның хәрби часте Ерак Көнчыгышка җибәрелгән. Хәрби операцияләр тәмамлангач, ул шунда армиядә 1951 елга кадәр хезмәт иткән. Аннары туган авылына - Мөслим районы (хәзерге Минзәлә) Татар Мөшегенә кайткан. Ул курслар тәмамлап, “Марс” колхозында бухгалтер булып эшләгән. 1956 елда авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлаган. 1966 елда югары казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән. Нәҗип Галимәрданов колхоз рәисе вазыйфасында 25 ел эшләгән. 2007 елда ТРның “Фидакарь хезмәте өчен”  медале белән бүләкләнгән.

Минтимер Шәймиев белән Нәҗип Галимәрданов очрашуда 1959-1967 елларда бергә эшләү хатирәләре белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.