news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кибет һәм автолавкалар эшчәнлеген җайга салырга кушты

Президент күчмә сәүдә өлкәсендә Питрәч, Әтнә, Чүпрәле районнарын алдынгы булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кибет һәм автолавкалар эшчәнлеген җайга салырга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республикада кибет һәм автолавкаларның бер өлеше табыш китерми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар җәмгыятьләре очрашуында аларның эшчәнлеген җайга салу тәкъдиме белән чыкты.

«Бездә барлыгы 121 автолавка эшли. Әмма аларның күпме һәм нинди табыш күрсәтүләрен белергә кирәк. Без автолавкаларны матурлык өчен сатып алмыйбыз. Кайбер районнарда автолавкалардан продукция зур күләмдә сатыла, кайберләрендә юк. Бу вазгыятьне күзәтергә һәм сәбәпләрен ачыкларга кирәк», — диде ул.

Президент мондый төр сәүдәнең табышына да игътибар итәргә кирәклеген әйтте. «Уртача алганда, елына 3 млн сум чамасы табыш чыга. Күчмә сәүдә буенча Питрәч, Әтнә, Чүпрәле районнары алдынгылар рәтендә. Шул ук вакытта бүген банкротлыкка чыккан автолавкалар да бар», — дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, авыл җирлегендә сәүдә өлкәсенә зур игътибар бирә. «Соңгы өч елда 97 кибет төзелде. Быел тагын 16 объект файдалануга тапшырылачак», — диде ул.

Президент райпо кибетләре мөлкәтен нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен дә күтәрде. «Барлык объектлар кулланучылар кооперациясе системасында файдаланырга тиеш», — дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100