news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Халыкара кунакчыллык мәктәбе» ачылуы яңа кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ тудыра

Татарстанда Халыкара кунакчыллык мәктәбе һәм Югары ритейл мәктәбе ачылды.

Миңнеханов: «Халыкара кунакчыллык мәктәбе» ачылуы яңа кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ тудыра
Александр Елисеев

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан кооператив институтында «Халыкара кунакчыллык мәктәбе» һәм «Югары ритейл мәктәбен» ачтылар. Ачылыш Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте һәм кооператив вәкилләренең гомуми җыелышы кысаларында узды.

«Республикага кунаклар, туристлар килә. Шунлыктан чит ил кунакларын каршы алучы кадрлар әзерләү ихтыяҗы туды», — дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов кооператив өлкәсендә белем бирү үсешендә ярдәм итүләре өчен Татарстанга рәхмәтле булуын белдерде. «Бергә эшләү безгә файдага гына, кооператив идеяләр халык өчен булдырылган һәм без аларны саклап калырга бурычлы», — диде чыгышында ул.

Оештыручылар әйтүенчә, «Халыкара кунакчыллык мәктәбен» оештыруның төп максаты — сервис һәм кунакчыллык өлкәсендә профессиональ кадрлар әзерләү. «Югары ритейл мәктәбе»ндә сату һәм ритейл технологияләре өлкәсендә алдынгы белем бирү программалары гамәлгә ашырылачак. Биредә «Мегаполис» яңа белем бирү платформасы да тәкъдим ителде.

Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева Татарстанга килгән туристлар белән чит телдә сөйләшә белү зарурлыгын искәртте. «Шул уңайдан кадрларны әзерләү мөмкинлекләрен күрсәттек. Бездә укучылар өчен кунакханәләрдәге кебек шартлар тудырылган. Башка төбәкләрдән килгән белгечләр онлайн-форматта да, офлайн-форматта да укырга мөмкин», — диде ул.

«Халыкара кунакчыллык мәктәбе» һөнәри полигоннарында берничә лаборатория бар: биш йолдызлы кунакханә номеры, ресторан һәм бар, маникюр лабораториясе, эстетик-косметик тәрбия кабинеты, ресепшн. Монда студентлар стандарт таләпләре буенча кунакчыллык итү серләренә төшенәчәк.

Ректор икмәк пешерү лабораториясе нигезендә Татарстан Республикасының җәмәгать туклануы өчен икмәк эше осталарын да әзерләүләрен әйтте. Кунаклар өчен Россия кооперация институтында Татпотребсоюзның республика районнарындагы оешмалары күргәзмәсе күрсәтелде. Күргәзмәдә һәр район җитештергән азык-төлек продукциясе тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100