news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның Ел студенты» премиясенең гран-при иясен бүләкләде

Әлеге бүләккә Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Рахматджон Хәлилов ия булды.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның Ел студенты» премиясенең гран-при иясен бүләкләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Каримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының «Ел студенты» премиясенең гран-при иясен бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов «Ел студенты» премиясенең гран-приена лаек булучыга бүләк тапшырды. Әлеге бүләккә Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Рахматджон Хәлилов ия булды. Ул шулай ук Владимир Потанин Фондының стипендиаль конкурсы җиңүчесе, һәм Россия яшьләр оешмасының Бөтенроссия яшьләр проекты конкурсында ике тапкыр җиңү яулаган егет.

«Без барыбыз да кайчандыр студентлар идек һәм сезнең темпераментыгызга һәм кызыксынуларыгызга ихластан көнләшәбез. Татарстанның һәм бөтен илнең киләчәге — ул сез. Республиканың нинди дәрәҗәдә булуы безнең белем бирү системасының көндәшлеккә никадәр сәләтле булуыннан тора. Безнең лидерлар рәтендә булачагыбызга минем һич кенә дә шигем юк. Без сезнең белән горурланабыз», — дип мөрәҗәгать итте җыелган студентларга Рөстәм Миңнеханов.

«Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак барлык җыелучыларны студентлар бәйрәме белән котлады.

«Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясе бер яктан талантларга ярдәм итү турында, ләкин бу көнне без студентларга ярдәм итү өчен безнең тагын нәрсә эшли алуыбызны да искә төшерергә тиеш. Бу яктан төрле проектлар бар, алар арасында университетларда заманча материаль-техник база булдыру, тулай торакларны ремонтлау, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше һәм башкалар», — диде Турчак.

Искәртеп үтик, быел якынча 360 гариза бирелгән. Быелның үзенчәлеге – 400 мең сум күләмендәге рекордлы приз фонды һәм өч гран-при лауреатына «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында уку мөмкинлеге бирелү.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100