news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Җитди карар кабул итмичә, җәмәгать транспортында вазгыятьне хәл итү кыен

Татарстан Президенты бу өлкәдә җитди карарлар кабул итәргә кирәк дип саный.

Миңнеханов: Җитди карар кабул итмичә, җәмәгать транспортында вазгыятьне хәл итү кыен

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Җитди карарлар кабул итмичә, җәмәгать транспорт белән бәйле проблеманы хәл итү кыен булачак. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте.

«Без ничектер һәрвакыт җәмәгать транспортының нәтиҗәлелеге мәсьәләсеннән китәбез. Муниципалитетлар ягыннан да бернинди системалы эш юк. Ниндидер җитди карарлардан башка җәмәгать транспорты буенча вазгыятьне төзәтергә кыен булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанда күп игътибар һәм финанслар юл инфраструктурасына җибәрелүен әйтте.

«Тулаем ил буенча без халык тарафыннан җәмәгать транспортыннан файдалануның җитди кимүен күрәбез. Бу, мөгаен, техник торыш белән дә, маршрут челтәре белән дә, барысы белән дә бәйле. Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Бөгелмәдә зур проблемалар булды», — диде ул. 

Татарстан Президенты шулай ук халыктан җәмәгать транспорты, шул исәптән тариф сәясәте һәм маршрут челтәре буенча бик күп шикаятьләр булуына игътибарны юнәлтте.

«Шуңа күрә, әйдәгез, бу сорауга, бәлки, бездә бюджет яки инвестиция ресурслары булачагын исәпкә алып, бераз башкача карарбыз. Әмма әлегә җәмәгать транспорты буенча халыктан шикаятьләр күп. Менә бу мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк», — дип йомгаклады ул.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100