news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады

Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.

Татарстан Президенты медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.

«Сәламәтлек саклау өчен кадрлар дефициты, бигрәк тә беренчел звенода, мөһим сорауларның берсе булып кала. Сәламәтлек саклау министрлыгына квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәк», — диде Президент. Лениногорск, Аксубай, Спас, Зәй районнарында табиблар җитмәвен әйтте.

«Район-шәһәр башлыклары да, сәламәтлек саклау хезмәте дә яшьләрне генә түгел, тәҗрибәле кешеләрне җәлеп итүне кайгыртырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент читтән дә кадрлар җәлеп итәргә кушты. «Республикага килергә теләүчеләр җитәрлек булыр дип уйлыйм. Торак мәсьәләсен хәл итсәк, башка сораулар хәл ителер», — дип белдерде.



news_right_1
news_right_2
news_bot