news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов академик Игорь Тарчевскийга «Дуслык» орденын тапшырды

Юбилярны бүләкләү тантанасы Казан Кремленең Губернатор Сараеның Камин залында узды.

Рөстәм Миңнеханов академик Игорь Тарчевскийга «Дуслык» орденын тапшырды

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Игорь Тарчевскийны 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа «Дуслык» орденын тапшырды.

«Татарстан Республикасы Президенты Указы белән илебез фәнен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Игорь Анатольевич Тарчевский „Дуслык“ ордены белән бүләкләнде», — диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Сезнең тарафтан булдырылган һәм үсеш алган фәнни юнәлеш хәзерге Татарстанның көндәшлеккә сәләтле булуы өчен бик мөһим мәйданчык булып тора. Сезне бүген 90 яшьлек юбилеегыз белән котлау безнең өчен зур горурлык!" — диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» Владимир Путинның академик Игорь Тарчевскийны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100