news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хөкүмәте башлыгы “Алабуга” МИЗда эшләр торышы белән танышты

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ төзү һәм үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында булып, МИЗ төзелеше һәм үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук “Северсталь-Елабуга” ҖЧҖ производстволарын карады һәм беренче автомобильне чыгаруга әзерлек белән танышты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Бүгенге утырышта шулай ук ТР Хөкүмәте, махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык, МИЗ резидентлары – компания җитәкчеләре катнашты.
“Алабуга” МИЗ генераль директоры Василий Кудряшов зона объектларын төзү барышы турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, “Алабуга” МИЗ төзү тиз темплар белән бара: беренче комплекс инфраструктурасын төзү тәмамланган. Ул үз эченә административ-эшлекле үзәк, таможня терминалы, автомобиль юллары һәм инженер челтәрләрен ала.
Хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә “Алабуга” МИЗ резиденты буларак 7 компания теркәлгән. Якын арада аларның берсе – “Северсталь-Алабуга” ҖЧҖ – беренче продукциясен чыгарырга ниятли. “Fiat Ducato” быелның февраль аенда предприятие конвейерыннан төшәр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot