news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашачагын инкарь итмәде

Мин үз-үземне президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашачагын инкарь итмәде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашачагын инкарь итмәде. ТР Президенты йомгаклау матбугат конференциясендә журналистларга шулай дип белдерде.

«Мин үз-үземне президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк. Әгәр минем кандидатурага тукталсалар, моның белән килешә яки баш тарта алам», - дип аңлатты Миңнеханов.

Ул Президент сайлауның республика өчен мөһим мәсьәлә булуын әйтте. Хәзерге вакытта Президент вәкаләтләренең агымдагы срогында лаеклы эш күрсәтү турында уйларга кирәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Әле бу ел төгәлләнмәде, минем 9 ай вакытым бар. Калган вакытта нәтиҗәле эш күрсәтергә кирәк, аннары карабыз. Әгәр шундый мөмкинлек туа икән, сайлауда катнашу ихтималын кире какмыйм», - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.

Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан «бердәмроссиялеләре»нең Миңнеханов кандидатурасын ТР Президенты вазифасына тәкъдим итәргә әзер икәнлекләре хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot