Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру демографик чокыр нәтиҗәләрен бетерә
Быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстанда 26 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен быел Татарстанга якынча 26 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу демографик чокыр проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган матбугат конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Кызганыч, быел без демография чокырына барабыз һәм халык үсеше булмаячак. 6-7 елга якын без халыкның яхшы үсешенә ирештек һәм округта без демография сыйфаты буенча беренче», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россиянең стратегик үсешенең 12 юнәлешен билгеләде, алар зур акчалар таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Без гамәлгә ашыра торган программа федераль бюджеттан һәм Федерация субъектлары бюджетларыннан зур чыгымнар таләп итә. Кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга барган бар нәрсә дә хөрмәткә лаек. Президент [Владимир Путин] мондый бурычны үз өстенә алды һәм хәзер ул контрольдә», — дип искәртте Миңнеханов.
Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 26 млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 19 млрд сумы — федераль бюджеттан, калганнары — республика бюджетыннан. Гомумән алганда, Татарстанда барлык юнәлешләр буенча 49га якын проект бар.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру - тулаем Россия өчен мөһим бурыч, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Мәктәпләр, хастаханәләр, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм цифрлы технологияләр, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар, тормыш сыйфаты һәм гомер озынлыгы — юнәлешләр күп. Ә Татарстанга килгәндә, торак планы үтәлгән, калганын да үтәрбез, сезгә безнең өчен оят булмаячак», - дип нәтиҗә ясады Татарстан башлыгы.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ел йомгакларына һәм якындагы елларга Татарстан Республикасы хакимияте органнары бурычларына багышланган зур матбугат конференциясе узды. Очрашуга әйдәп баручы федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз