news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Әгәр Президент булырга телисең икән, район башлыгы булып эшләргә кирәк

Татарстан Президенты фикеренчә, үз эшен яратучы кеше генә район башлыгы була ала.

Миңнеханов: Әгәр Президент булырга телисең икән, район башлыгы булып эшләргә кирәк
архив tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Президент булырга телисең икән, район башлыгы булып эшләргә кирәк. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән зур матбугат конференциясендә белдерде. «Әгәр Президент буласаң килсә, район башлыгы мәктәбен узарга кирәк. Башлык тәҗрибәсе бик мөһим», - диде Татарстан Президенты.

«Биредә без кешеләр белән эшләмибез, без кул астындагылар белән эшлибез, ә башлыклар кешеләр белән эшли. Аларда җирлек бар, алар бөтен хәлне белә. Вәкаләтләр юк, дип ничек әйтергә була? Барлык вәкаләтләр дә бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Татарстан Президенты Менделеевск районы җитәкчелеген юллардагы аварияләрне киметү буенча начар эш өчен тәнкыйтьләгән иде. Ул Менделеевск районы башкарма комитеты башлыгына яңа эш эзләргә киңәш итте.

«Бу эш сиңа ошамый икән, эшләмә. Мине бит Президент булып эшләргә беркем дә мәҗбүр итми. Мин район башлыгы булып эшләдем, Президент Шәймиев миңа районны ышанып тапшырды, миңа эш бик ошады», — диде матбугат конференциясендә Миңнеханов.


1993 елда Рөстәм Миңнеханов Биектау районы хакимияте башлыгы була, ә аннан бер ел элек Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot