news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Болгар һәм Зөя Шәймиев тырышлыгы белән туристларны җәлеп итте

Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары Россиянең барлык төбәкләреннән килгән туристларны үзенә җәлеп итә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов: Болгар һәм Зөя Шәймиев тырышлыгы белән туристларны җәлеп итте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Зөянең туристлар арасында популярлыгы артуын «Яңарыш» фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиевнең иң мөһим казанышларыннан берсе дип атады.

«Әлеге 7-8 ел эчендә гаять зур эш башкарылды, 2 объект ЮНЕСКО тарихи мирасы исемлегенә кертелде. Болгар һәм Зөя - Минтимер Шәймиевнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Хәзер ул Татарстаннан гына түгел, Россиянең барлык төбәкләреннән дә туристларны үзенә җәлеп итә», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсе популярлыгы ягыннан республика башкаласындагы кунак йортларын да уздыра. Күптән түгел «Туризм лидеры» бәйгесе экспертлары шундый фикергә килгән, алар «Кол Гали»не елның иң яхшы 5 йолдызлы кунакханәсе дип тапкан.

Бүген Казанда ТР Президентының ел нәтиҗәләренә һәм Татарстан хакимият органнары алдында торган бурычларга багышланган зур матбугат конференциясе уза. Очрашуда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, калдыклар белән эш итү һ.б. темалар кузгатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100