Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәйруллин «Татмедиа» агентлыгында илкүләм проектларны яктыртуга кураторлык итәчәк
Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең урынбасары булачак.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Эдуард Хәйруллин ТР «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевнең урынбасары булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Хәйруллин Сәлимгәрәевнең урынбасары булып эшләячәк. Без аннан илкүләм проектлар белән шөгыльләнүен сорадык. Мәскәү белән яхшы элемтәләр урнаштырылган. Мәскәү белән бәйле бик күп эшләр башкару, илкүләм проектларны яктырту, республика мәнфәгатьләрен яклау бурычы тора. Ул шушы эшкә алынды», - диде республика Президенты.
Кичә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе булды. Моңа кадәр ТР Президенты матбугат хезмәте башлыгы вазифасын биләгән Эдуард Хәйруллин үз вазифасыннан китте.
ТР Хөкүмәте йортында ТР Президентының ел нәтиҗәләренә һәм Татарстан хакимият органнары алдында торган бурычларга багышланган зур матбугат конференциясе башланды. Очрашуга Россия һәм республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз