news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады

Кичә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде.

Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады
tatarstan.ru

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы Әмир Халед бен Фейсал Әл Сауд «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады.

«Күргәзмә „Россия — Ислам дөньясы“ Стратегик караш төркеме утырыш кысаларында оештырылды», — дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Искәртеп үтик, кичә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Республика Президенты Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли. Утырыш бүген Җиддәдә башланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100