news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанны «Беренче басма Коръән шәһәре» дип игълан итәргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты 1803 елда нәкъ менә Казанда мөселман типографиясендә беренче тапкыр күпләп Коръән басылуын искәртте.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме әгъзаларына республиканың Россия территориясендә ислам таратудагы роле турында сөйләде һәм Казанга аерым статус бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

«Төркем утырышы барышында Президент 1803 елны мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән басылуның истәлекле датасы итеп билгеләү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре“дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. 1803 елда нәкъ менә Казанда мөселман типографиясендә беренче тапкыр күпләп Коръән басылуын искә төшереп узды», — диде Галимова.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә уза торган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышын ачты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100