news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Татэнергосбыт» директорлар советы утырышын уздырды

Утырышта «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең 2021—2025 елларга үсеш программасын тәкъдим иттеләр.

 Алексей Песошин «Татэнергосбыт» директорлар советы утырышын уздырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советы утырышы узды. Утырыш видеоконференция элемтәсе режимында барды. Бу хакта Рәсми Татарстан сайтында хәбәр ителә.

Утырышта «Татэнергосбыт» АҖнең 2020 елның 9 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, компаниянең 2021-2025 елларга үсеш программасы, агымдагы елда электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу үсеше буенча инвестицион программаны тормышка ашыру барышы, «КЗСК» ААҖ бурычларын җайга салу һәм капиталь кертемнәр программасына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар.

«Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов компаниянең быел 9 айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул 2020 елда тулаем ил буенча электр энергиясен куллануның тискәре динамикасы күзәтелүен искәртте. Ихтыяҗ кимү сәбәпләре итеп, I кварталда кышның җылы булуы (уртача температура 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 градуска югарырак иде), II кварталдан коронавируска каршы чикләүләр кертү аталды.

Директор түләү дисциплинасына тукталды. «Өстәмә игътибар таләп итүче тагын бер факт — түләмәүләр үсеше. Гомумән алганда, 2020 елның 1 ноябренә кулланучыларның бурычлары 425 млн сум тәшкил итә», — диде Сөләйманов.

Аннары директорның үсеш буенча урынбасары Гөлнара Сәярова директорлар советына «Татэнергосбыт» АҖнең 2021 — 2025 елларга үсеш программасын тәкъдим итте. Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алуны үстерү буенча инвестицион программаны гамәлгә ашыруның барышы турында директорның энергия һәм егәрлек сатып алу һәм сату буенча беренче урынбасары Марат Вәлиев хисап тотты.

Утырыш ахырында директор Рифнур Сөләйманов директорлар советына «КЗСК» ААҖ нең кулланылган электр энергиясе өчен бурычларын җайга салу һәм компаниянең капиталь кертемнәр программасына үзгәрешләр кертү турында сөйләде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100